ТР Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, дәүләт хезмәтенең Чаллы һәм Казандагы подразделениеләре бигрәк тә нәтиҗәле эшли, дип билгеләп үтте. Бу шәһәрләрдә үткәрелеп килә торган тикшерүләрнең 50% тан артыграгы тиешле нәтиҗә бирә.
- Бездә үткәрелеп килә торган тикшерүләрнең 67% ы тиешле нәтиҗә бирә, - дип аныклык кертте инспекция җитәкчесе сүзләренә Чаллы территориаль органы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лариса Богатова.
- Тулаем шәһәр хакимияте, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм эчке эшләр идарәсенең системалы эше нәтиҗәсе билгеләп үтелде, - дип өстәде шәһәр башкарма комитетының куллану базары бүлеге начальнигы Рәйсә Солтанова.
- Сүз шик тудырырдай урыннарда урнашкан сәүдә ноктларына рейдлар ясау турындамы, әллә барлык сәүдә объектларына планлы тикшерүләр үткәрү турындамы?
- Тикшерүләр үткәрүгә нигезләр кирәк, шуңа күрә мониторинг уздырабыз. Әмма бер үк вакытта шик тудырырдай урыннардагы сәүдә нокталарын да тикшерә, башка сәүдә объектларына планлы тикшерүләр дә үткәрә алабыз. Безнең өч эш төркеме бар. Мондый тикшерүләр һәр район буенча билгеләнгән махсус көндә контрольлек-күзәтчелек органнары белән берлектә үткәрелә. Эшебез әнә шулай системага салынмаса, нәтиҗәсе дә күпкә түбән булыр иде. ТОС рәисләренең дә бу эшкә кушылуына шатбыз: алар спиртлы продукцияне законсыз сату турында сигналлар биреп тора.
Гомумән, халык бик тә ярдәм итә башлады. Бер атна эчендә безгә төрле каналлар - “Халык контроле” системасы, башкарма комитетка юлланган хатлар, телефоннар, Хөкүмәттән җибәрелгән уведомлениеләр аша 11 хәбәр килеп иреште. Әлеге фактларның барысы буенча да тикшерүләр үткәрелә. Әйтик, узган атнада “Халык контроле” аша алынган ике хәбәр арасыннан берсе (төнлә хәмер продукциясе сату) расланды. Ике атна элегрәк өч хәбәрдәге фактларның икесе дәлилләнгән иде.