Хәзерге вакытта илебездә бик күп фән олимпиадалары үткәрелеп килә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дә ел саен гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага олимпиада уздыра. Олимпиада 2015 елның 1 сентябреннән 2015 елның 14 ноябренә кадәр үтә.
Урта белем учреждениеләренең урта (тулы) гомуми белем бирү гомуми белем программаларын үзләштерүче 9-11 сыйныф укучылары ихтыярый нигездә олимпиадада катнаша ала. Моның өчен www.tatzpp.ru сайтында теркәлергә генә кирәк.
Теркәү 2015 елның 1 сентябреннән 2015 елның 9 сентябренә кадәр хәл ителә. Теркәлгән олимпиадада катнашучылар исемлекләре, теркәүгә алынганнан соң 3 көн эчендә, www.tatzpp.ru сайтына урнаштырыла.
Олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Мондый бүләкләр балаларга инде яшь чагындагы ук тормышларында ирешкән уңышларына җаваплырак карарга ярдәм итеп, аларда бик зур горурлык хисләре тудыра.
Олимпиадада катнашучылар, кагыйдә буларак, укуларын алга таба дәвам иткәндә дә югары нәтиҗәләргә ирешә.