Полиция бүлекләре белән хезмәттәшлек итү

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы үзенең карамагындагы районнарның полиция бүлекләре хезмәткәрләре белән иңгә-иң торып эшли.

Берлектә эшләүнең төп максаты – уртак бурычларны уңышлы хәл итү өчен бер-береңә ярдәм итү һәм, тырышлыкларны бер йодрыкка туплап, бердәм эшләү.  Шул ук вакытта гамәлләрнең (бурычлар) максаты, шулай ук уртак чаралар үткәрү урыны һәм вакыты буенча да үзара ярдәм бик төгәл итеп килештерелә.

2015 елның 19 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск  бүлегендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә теге яки бу закон бозу очраклары ачыкланганда административ материаллар (процессуаль документлар) рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча семинар үткәрелде. Моннан тыш “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында”  06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы һәм алкогольле, спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы уртак чаралар буенча фикер алышу булды.

Полициянең территориаль орган белән бер йодрыкка төйнәлеп эшләве алдыбызга куелган бурычларны төгәл аңлау, уртак һәм аерым бурычларыбызны, берлектә эшләүче барлык органнар тарафыннан аларны хәл итү ысулларын бик әйбәт белергә тырышуыбыз нигезендә тәэмин ителә.

Шул ук вакытта берлектә эшләүнең төп формалары булып тора:

 - уртак чаралар планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру,

- вәкаләтләребезне тормышка ашыруга кирәкле булган, билгеләнгән тәртиптә тапшырыла торган мәгълүмат алышу.

Якларның нәтиҗәле хезмәттәшлеге законнарны үтәү, һәр органның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән вәкаләтләре чикләрендәге мөстәкыйльлеге, процессуаль бәйсезлек һәм хезмәткәрләрнең  алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге мәсьәләләр буенча килештерелгән чараларны төгәл үтәүгә персональ җаваплылыгы  нигезендә хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International