Арча районында – күчмә чара

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кишет авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы  Б.И.Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина үткәрде.

Чарага җыелган халык һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча лекция оештырылды.

Кабул итү барышында гражданнарга кулланучы буларак хокукларын мөстәкыйль якларга, хокуклары санга сугылмаган очракларда нинди гамәлләр кылырга икәнен өйрәтеп киңәшләр бирелде.

Территориаль орган начальнигы авыл халкын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге һәм ведомствоның агымдагы елга куелган бурычлары белән таныштырды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы кабул итүгә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау турында законны, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен, Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен кыскача гына бәян итте.

Авыл халкы товарлар сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында файдалы киңәшләр ишетте. Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә ачыкланган кимчелекләргә бәйле мәсьәләләр килеп туган очракта Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде, хезмәткәрләребезнең мондый мәсьәләләрне хәл кылуда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булулары әйтелде.

Чара ахырында авыл халкына кулланучылар өчен кирәкле белешмәлекләр һәм «Pulse» газетасының чираттагы саны өләшенде.

Авылда яшәүчеләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләренә ирештерелгән мәгълүматлар өчен рәхмәт сүзләрен кызганмады. Без дә, үз чиратыбызда, әлеге очрашуның эзсез калмавына, киңәш-табышларыбызның  авыл халкына килеп туган мәсьәләләрен хәл кылуда ярдәм итәсенә өметләнеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International