Эшмәкәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салган Россия Федерациясе законнарын һәм башка норматив-хокукый актларын куллану мәсьәләләре буенча даими рәвештә аңлатмалар биреп килә. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны бер үк төрле куллану өчен бик әһәмиятле эш бу.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Әлмәт территориаль органы чаралары закон бозуларны ихтыярый рәвештә кисәтү һәм юкка чыгаруга юнәлдерелгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша алып барыла торган агарту эше, һичшиксез, хокук бозуларны булдырмый калуга ярдәм итә.

Киңәш-табыш бирү һәм тормышта конкрет ярдәм күрсәтү кулланучыларга гына түгел, бәлки эшмәкәрләргә дә килеп туган бәхәсле хәлләрне хәл кылуда зур роль уйный.

2015 елның 21 августында «Торговый двор» базарында дежур торуның чираттагысы оештырылды. Аның барышында индивидуаль консультацияләр, әңгәмә, лекцияләр үткәрелде. Базарларда дежур торуның төп бурычы – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшмәкәрләргә хокукый ярдәм итү.

Шулай итеп, шәһәр базарларында гражданнарга һәм хуҗалык итүче субъектларга консультацияләр бирү буенча җайга салынган эшебез гражданнарның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнарын бозу очраклары буенча мөрәҗәгатьләре саны кимүгә китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International