2015 елның 20 августында Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Т. Ногманов Әлмәттә булып китте. Вәкаләтле вәкил бирегә сәфәре кысаларында «Алнас» ААҖ эшчәнлеге белән танышты. «Алнас» ААҖ нефть чыгару өчен үзәктән кудырышлы электр насослары җитештерү буенча Россиянең иң зур предприятиеләре өчлегенә керә. Завод продукциясе Казахстанга, Әзәрбәйҗан, Белоруссия, Үзбәкстан, Венесуэла, Оман, Һиндстанга җибәрелә. Кунаклар автомобильләр өчен дисклар җитештерү цехында булды. Моннан тыш алар кою цехы эше белән дә танышты.
Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Т. Ногманов «Татинтек» ҖЧҖгә дә кагылды. «Татинтек» ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең төп төрләре арасында – производство процессларын комплекслы автоматлаштыру, элемтә һәм телекоммуникацияләр, мәгълүмати технологияләр, метрологик тәэмин итү һәм техник хезмәт күрсәтү.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Т. Ногманов “Әлмәт икмәк заводы” ААҖ эшчәнлеге белән танышты. Әлеге предприятие инде менә 50 елдан артыграк икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре базарында лаеклы урын алып, кулланучыларны яңа төр ризыклары белән даими рәвештә сөендереп тора.
Икмәк заводы көн саен 100 төрдән артыграк икмәк-күмәч, клиндер һәм кондитер әйберләре җитештерә. Хәзерге вакытта икмәк, күмәч, кондитер һәм солод җитештерү цехлары эшләп килә. Ферментланган арыш солоды, ферментланмаган арыш солоды һәм сыра кайнату өчен арпа солоды җитештерү буенча ачылган яңа цех предприятиенең аеруча зур горурлыгы булып тора.
Очрашулар барышында предприятиеләр хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар ишетүгә иреште.
Шул рәвешле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җирле җитештерүчеләрнең товарларын халыкка таныту эшендә актив катнашып килә.