Авыл хуҗалыгы министры чит илләрдән шәраб материалы кертүне тыю ягында

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Илебезнең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Россия чит илләрдән шәраб материалларын кертүне тыярга яки аларны кертүгә пошлиналарны берничә тапкыр арттырырга мөмкин, дип белдерде. Ткачев Россия брендлары белән чит ил шәрабләрен шешәләргә тутыруга юл куярга ярамаганлыгын да билгеләп үтте.

РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев «Россия 24» телеканалы эфирында чит илләрнең шәраб материалларын (шешә-савытларга тутырылмаган шәрабне – РБК) Россия брендлары белән шешәләргә тутыруга каршы хакимияттәгеләр тарафыннан күрелү ихтималы булган чаралар турында сөйләп үтте. Министр әйтүенчә, Россиянең шәраб заводлары, “гомумән алганда, шәраб тутыру цехлары булып тора”. Министр, мондый хәлгә юл куярга ярамый, диде һәм, Россия илгә шәраб материаллары кертүгә таможня пошлиналарын берничә тапкырга арттырырга яки аларны кертүне тулысынча тыярга мөмкин, дип белдерде.

«Шәрабне биредә, Россиядә тутыру, чит шәрабне тутыру... Нинди көндәшлек турында сүз булырга мөмкин. Башка шәраб материалын кулланып, аны Россия бренды белән шешәләргә тутырганнарның хәле әйбәтрәк булачак, әлбәттә”, - дип аңлатты Ткачев.

Ткачев сүзләренә караганда, хәзер шәраб заводы ачучы эшмәкәргә Көньяк Африка Республикасыннан цистерналап яки пароходка төяп берьюлы 100 яки 1000 тонна шәраб алып керүе җиңелрәк һәм отышлырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International