«Росалкогольрегулирование» белән министрлык арасында шәраб җитештерү өлкәсендә вакаләтләрне бүлешү буенча ыгы-зыгы берничә елга сузылган.
Менә хәзер Авыл хуҗалыгы министрлыгы шәраб җитештерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру буенча “Росалкогольрегулирование”(РАР) вәкаләтләренең берникадәр өлешен үзенә алган. Бу хакта 19 августта кул куелып, Хөкүмәт сайтына урнаштырылган карарда әйтелә.
«Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан үзләренең виноградыннан шәраб, күбекле шәраб (шампан) җитештерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру, норматив-хокукый җайга салу вәкаләтләре тапшырылды”, - диелә документта. Бер үк вакытта “Росалкогольрегулирование”дән әлеге вәкаләтләр алынган.
Моннан тыш Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан шәраб җитештерү өчен билгеләнгән виноград бакчаларына ия булуларын раслаган документлар формаларын һәм аларны тутыру тәртибен билгеләү, шулай ук үзләренең виноградыннан шәраб һәм шәмпан җитештергәндә табигый югалту нормаларын билгели торган норматив-хокукый актлар кабул итү вәкаләтләрен дә үз өстенә алган.
Карар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, 2014 елның маенда Абрау-Дюрсода виноградчылыкны һәм шәраб җитештерүне үстерү перспективалары турында киңәшмә йомгаклары буенча карарларны үтәү йөзеннән, әзерләнгән. Министрлар Кабинетында билгеләп үтелгәнчә, кабул ителгән карар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан шәраб ясау продукциясен җитештерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен һәм норматив-хокукый җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Инде алда әйтеп үтелгәнчә, РАР белән Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында шәраб җитештерү өлкәсендә вәкаләтләрне бүлешү буенча ыгы-зыгы берничә елга сузылган.
Моңа кадәр ТАСС хәбәр иткәнчә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2015 елның август башында “РФдә виноградчылыкны һәм шәраб җитештерүне үстерү” дигән закон проектын җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгарган булган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы фикеренчә, үзләренең виноградыннан географик күрсәтмәсе яки чыгышы урыны атамасы сакланулы булган шәраб продукциясе җитештерүче һәм аны экспортлаучы виноград үстерүче, шәраб ясаучы хуҗалыклар, фәнни һәм инновацион эшчәнлек субъектлары дәүләт ярдәме субъектларына әйләнергә тиеш.
Шуның белән бергә, авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев 23 августта Россиягә чит илләрдән шәраб материалларын кертүне тәнкыйтьләп чыкты. Аны кертеп, Россия брендлары белән шешәләргә тутыруга юл куярга ярамый, дип белдерде "Россия 24" телеканалы эфиры аша Ткачев. Министр фикеренчә, мондый гамәлләргә киртә кую өчен йә таможня пошлиналарын берничә тапкырга арттырырга, яисә илгә чит илләрдән шәраб материалларын кертүне тыярга кирәк. Әмма Россия виноград үстерүчеләр һәм шәраб ясаучылар берлеге, мондый чара РФдә шәраб җитештерү күләменең өчтән бер өлешен югалтуга китерәчәк, дип, бу тыюга каршы чыккан.