Җиңү урамында “фанфурик”ларны җиңү

2015 елның 25 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән Чистай шәһәрендә Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы “Продукты” кибетендә төнәтмәләр һәм лосьоннар сату турында мәгълүматлар алынды.

Әлеге кибеткә мобиль төркемнең рейды оештырылды. Аның барышында кибеттә, чыннан да, “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекча сатылуы ачыкланды. Киштәдә 99мл сыешлыктагы савытларда өч төрле лосьон, шулай ук  250мл сыешлыктагы савытта каен бөреләреннән ясалган төнәтмә “акаеп” тора... Кибетче бу продукциянең берсенә дә товарны озату документларын күрсәтә алмады. Шул сәбәпле  40,3 литр күләмендә спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International