2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемнәрен һәм кулланучыларның үз хокуклары һәм әлеге хокукларны яклау механизмнары турында белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру өчен, «Пятерочка» кибетләрендә консультация өстәлләре үткәрде.
Әлмәт территориаль органы, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң җәелдерү, халыкның бу мәсьәләләрдә хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан чыгып, сәүдә объектларында консультацияләр үткәрү эшен җайга салды. Әлеге чараларны үткәрүнең төп бурычы – халыкны, хуҗалык итүче субъектларны хокукый яктан агартуга ярдәм итү; хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын яхшырту; аңлы кулланучы күнекмәләренә һәм кулланучылар белән сатучылар (эш башкаручылар) арасында цивилизацияле мөнәсәбәтләргә өйрәтү.