Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы органнары белән даими рәвештә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча чаралар үткәреп килә. Әлеге эшнең нәтиҗәләре – күзгә күренерлек. Әйтик, 2015 елның августында Кукмара бистәсендә хосусый эшмәкәр Г.Б. Мөнирова һәм Кәркәүч авылында хосусый эшмәкәр Р.Ф. Әхтәмова кибетләрендә тиешсез вакытта сыра сату очраклары билгеләнде. Әлеге ике факт буенча административ материаллар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә карап тикшерүгә җибәрелде. Моннан тыш легаль булмаган алкогольле һәм спиртлы продукция ташуның 3 факты ачыкланды. 2015 елның 7 августында гр. С.А. Молотов үзенең автомобилендә билгеләнгән үрнәктәге маркалары, тиешле мәгълүматлары, документлары булмаган 15,0 л контрафакт хәмер продукциясе алып килгәндә “тотылды”. Әлеге продукция экспертизага җибәрелде. 6 августта гр. Т.А.Газизов Кукмара районы Нырты авылы тирәсеннән уза торган автомобиль юлында халык телендә “фанфурик”лар дип йөртелүче спиртлы продукцияне документларсыз гына алып килгән чагында “эләкте”. Кукмара - Мамадыш автомобиль юлында исә гр. И.А. Газизов шундый ук продукция ташыган чагында тикшерүчеләрнең күз уңына алынды. Спиртлы продукция ташу фактлары буенча административ материаллар “Роспотребнадзор”ның территориаль органнарына карап тикшерүгә җибәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы “кайнар линия” телефоны ( 8843 66 3-22-69) аша суррогат хәмер продукциясен сату фактлары турында хәбәр итүегезне сорый.