Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче берәүнең «Тойота» автомобилендә акциз маркалары булмаган Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне законсыз ташу очрагын ачыклады. Нәтиҗәдә 28,8 литр күләмендә законсыз хәмер хуҗасыннан алынды.
Законсыз төстә хәмер ташучыга карата административ беркетмәләр төзелде. Аннан алынган продукция, сәләмәтлеккә ни дәрәҗәдә зыян китерү ихтималын билгеләү өчен, экспертизага җибәрелде.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы сезгә түбәндәгеләрне тагын бер кат искә төшерә.
Хәмер продукциясен әлеге товарны сату өчен билгеләнмәгән урыннардан сатып алмагыз! Сыйфаты шик тудырган очсызлы хәмер сатып алган очракта ирексездән суррогат җитештерүченең законсыз бизнесын үстерүгә ярдәм итүегезне һәм иң мөһиме – сәламәтлегегезне куркыныч астына куюыгызны истән чыгармагыз!