Россиядә хәмер сату өчен рөхсәт ителгән вакыт киметелергә мөмкин

2015 елның 28 августы, җомга

Иҗтимагый палата Россиядә спиртлы эчемлекләр сатуга карата яңа чикләүләр кертүне һәм алкогольле продукцияне ваклап сату өчен рөхсәт ителгән вакытны киметүне кертергә тәкъдим итә. Иҗтимагый палатаның РФ гражданнарын наркотиклардан, хәмергә һәм тәмәкегә бәйлелектән саклау буенча координация советы рәисе Солтан Хамзаев “Росалкогольрегулирование”гә бу җәһәттән тиешле хат җибәргән. Анда ул спиртлы эчемлекләрне 18.00дән 9.00 сәгатькә кадәр тыюны тәкъдим итә.

Моңа кадәр «РАР» спиртлы эчемлекләрне куллану культурасын үстерү һәм сәрхушлеккә каршы көрәшне катгыйлату тәкъдиме белән чыккан иде. Хезмәт вәкилләре шулай ук тиешле тәкъдимнәр җыюлары турында да белдергән.
 
Хамзаев, хәмер сатуга яңа чикләүләр кертү зарурилыгын нигезләп, спиртлы эчемлекләр сату вакыты инде күпкә чикләнгән төбәкләрдә мондый чараның әйбәт кенә нәтиҗәләргә китерүен искәртеп үткән. Мондый төбәкләр арасында - Бурятия, Адыгея, Дагыстан, Ставрополь  һәм Приморье крайлары, Архангельск, Амур, Владимир өлкәләре һәм РФнең кайбер башка субъектлары.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы  Евгений Брюн да Иҗтимагый палата вәкилләренең фикерен куәтли.

Хәзерге вакытта, “Этил спиртын җитештерү һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында” федераль закон нигезендә, спиртлы эчемлекләрне ваклап сату җирле вакыт буенча 23.00 дән 8.00 сәгатькә кадәр тыелган. РФ субъектларына өстәмә чикләүләр кертү хокукы да бирелгән, дип яза «Известия».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International