“Сатучы-конспираторлар”

2015 елның 28 августы, җомга

Түбән Кама шәһәренең кайбер кибетләрендә ояты качкан сатучылардан  95%лы спиртның бер савытын нибары 35 сумга сатып алырга була. Савытында, эчәргә ярамый, фәкать аптека челтәре аша гына сатылырга мөмкин, дип язылган сүзләр сатучылар өчен – стенага борчак ату белән бер. Очсызлыгы бу “агу”га билгеле бер затлар даирәсен мөкиббән китерә. Әлеге товарга документларны гадәттә көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Алкогольле продукцияне ваклап сатуга закон нигезендә чикләүләр кертелгәч, кибетләрнең кереме кимеде. Шоколад белән газлы су исә зур табыш китерми. Мең дә берне уйлап табуга сәләтле намуссыз сатучылар баюның икенче бер юлып эзләп тапты – бар белгәннәре ничек тә эчәргә юнәтү булган сәрхушләргә медицина максатындагы спирт эремәләре сатуга кереште.

Әмма спиртлы сыекча сату юньле гражданнарыбызның тынгылыгын алды. Ник дигәндә, аны сатып алучы хәсрәтләр үзләре эчеп, якыннарының тынычлыгын бозып кенә калмый, бәлки җәмәгать тәртибен бозып, чүп-чар ыргытып, тирәсендәгеләргә дә комачаулык ясый.

И. дигән гражданин ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының “кайнар линия” телефонынына шалтыратып, шәһәрнең бер кибетендә (хосусый эшмәкәр кибете) составында этил спирты булган медицина эремәсе сатылуын, теләгендә булган һәркем аны рәхәтләнеп сатып алуын хәбәр итте.

Контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре бу хәбәрне ишетүгә үк планнан тыш тикшерүнең чираттагысына юл тотты. Алар кибеткә килеп җитүгә, йөк автомобиленнән товар бушатып маташуларын күреп алды. Бу мәсьәләдә тәҗрибәсе зур булганлыктан,   белгечләребез йөк ташучының кибеткә алып кереп киткән ике тартмада медицина максатындагы спирт эремәсе тутырылганлыгын шундук абайлап алды. Белгечләр берәр сәрхушнең бу товарны кесәсенә шудыруын көтеп алганнан соң кибет эченә кереп, гаҗәпкә калды: спирт савытлары  инде буш конфет савытына тутырылып, киштә астына кереп “оялаган”, өстенә буш тартма куелган...

Кызганыч, Түбән Камада спиртлы эремә белән сәүдә итү бик зур колач җәйде. Әле ярый, ваемлы, мәнле гражданнарыбыз бар. Шуларның уяулыгы ярдәмендә мондый фактлар ачылып, сатучылар тиешле җәзасын ала.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы “кайнар линия” телефоны  (8(8555) 36-63-85) аша суррогат хәмер продукциясен сату фактлары турында хәбәр итүегезне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International