Менә сиңа элита хәмере!..

2015 елның 28 августы, җомга

Ялган акциз маркалары белән маркировкаланган продукцияне әйләнештә йөртү  очраклары ешаю сәбәпле, Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә легаль булмаган хәмер продукциясе әйләнешенә киртә кую максатыннан даими рәвештә чаралар үткәреп килә.

Оператив чара үткәрү барышында «Лента» сәүдә үзәгенең машиналар кую урынында федераль махсус маркалары шиккә салган хәмер продукциясе: Ред булл вискиен, «Hennesy» коньягы һәм «Столичная» аракысын сатып торган чагында бер егет токарланды.

Әлмәттә яшәүче әлеге “кыю” егетнең аңлатмасына караганда, очсызлы элита хәмерен ул 180 шәр сумнан алып, 300әр сумга саткан. Ни генә булмасын, аны 0,5 литрлы 8 шешә виски һәм аракысыннан, 0,7 литрлы 4 шешә коньягыннан коры калдырырга туры килде. Хәзер закон бозучыга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Шулай итеп, Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре шикле хәмерне “сатып алучы” булып “уйнагач”, бу егеткәйнең бизнесы чәчәк атудан туктады.  Ә иң мөһиме  - оператив чара очсызлы элита эчемлекләрен юнәтергә ниятләгән күп кенә гражданнарыбызның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International