Сәламәтлеккә яный торган товарлар

2015 елның 29 августы, шимбә

Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре башкалабыз кибетләренә чираттагы рейдларын тикмәгә генә ясамаган булып чыкты.   Бу юлы алар “фанфурик”лар законсыз сатыла торган урыннарны ачыклады. Фирүзә Насыйрова рейдның тәүге нәтиҗәләре турында мәгълүматлар туплады.

  Фирүзә Насыйрова, Айрат Каюмов

Исеме генә “косметика лосьоны” аның. Чынында исә – чиста спирт. Биредә йөз миллилитрлы  шешәләрне иртә белән үк алып бетерәләр. Кибетнең даими сатып алучыларыннан өзелгәне юк. Кайберәүләр өчен кибет түгел, ә оҗмах диярсең, билләһи. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре контроль сатып алу максатында шушы “оҗмах”ка килде дә инде.

Килүләре, чыннан да, юкка гына булып чыкмады. Азык-төлек кибетендә, кара чәй белән кофе янәшәсендә – саклау срогы инде әллә кайчан чыккан көнкүреш химиясе товарлары. Сорауларга җавап табуы җиңел генә булмады – сатучы ярдәмче бүлмәгә кереп посты. Документлар күрсәтү үтенеченә дә колак салучы табылмады. Баксаң, алары бөтенләй дә юк икән!

 Нәфисә Хәкимова,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге консультанты

- Фальсификат булмаса, саклау срогы чыкмаса, аларны сатарга мөмкин, әмма фәкать көнкүреш химиясе бүлекләрендә генә. Фальсификат икәнен ничек белергә дисезме? Этикеткалары тигез ябыштырылмаган, әйбәтләп бөкеләнмәгән бит. Димәк, ялган товар.

Ә бу кибеттә  икмәк бәлзәменең “люкс” төре генә бар икән.  Шешәсе 15 сумнан артмый.  Даими сатып алучылары “сөекле” кибетләренең “намусын” саклап калырга дип урамга чыккан. Әлеге ир-ат үзе белән “дядя Рома” дип таныштырды. Үзе әйтүенчә, сирәк, әмма әйбәт “каба”. Акчасы бетә башлагач, лосьон-бәлзәмнәр “хутка” китә.

  Роман Карабанов

Суга салып бутадым да яхшылап кына “күтәреп” куйдым. Нәрсәсе бар дип белдегез аның!

Продукция экспертизага озатылды, эшмәкәрләргә исә беркетмәләр тутырылды. Хәзер аларга 15 мең сумга кадәр штраф яный. Барыбер дә шикле товардан алына торган керемгә караганда кимрәк бу. Шул ук вакытта “фанфурик” лар составында метанол һәм гексанол булырга мөмкин. Аларның исә бавыр таркалуга, сукыраюга китерүе бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International