Алексеевск районының Лебяжье авылында яшәүчеләр әлеге социаль объектларның файдалануга тапшырылуын зарыгып көтте. Моңарчы алар медицина ярдәме алу өчен район үзәгенә килергә мәҗбүр булды. “Анда барып җитәргә дә кирәк бит әле, - дип сөйләде, кызып-кызып, авыл халкы Дәүләт Советы Рәисенә, - мондый матурлыкның хыялыбызга да кереп караганы булмады. Өстәвенә биредә иң кирәкле дарулар сатарга да вәгъдә иттеләр. Президентыбызга һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт!”.
«Президент программаларының район үзәкләрендә генә түгел, һәр авыл җирлегендә дә эшләп килүе күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, авыл халкына мөрәҗәгать итеп, - бүген сез зарыгып көткән чираттагы фельдшер-акушерлык пунктын ачабыз. Моннан 10 ел элегрәк кенә Россия сәламәтлек саклау министрлыгы илебездәге барлык ФАПларны ябу турында карар иткән иде бит. Республикабыз җитәкчелеге мондый карарга каршы чыкты. Тормыш үзе күрсәткәнчә, ФАП челтәрен киңәйтүгә тоткан юнәлешебез дөрес булып чыкты. Авылларда кичекмәстән ярдәм күрсәтүгә сәләтле медицина пункты булырга тиеш”.
Шуннан соң Дәүләт Советы Рәисе 50 урынга исәпләгән «Дюймовочка» балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Бүген Алексеевск районында, өч яшьлекләр арасында гына түгел, ясле яшендәге сабыйлар арасында да балалар бакчаларына чиратлар юк диярлек. “Татарстанда мондый казанышы белән горурланырлык районнар күп түгел”, - дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы 1 сентябрьгә Татарстанда мәктәпләр, балалар бакчаларын төзү һәм капиталь төзекләндерү буенча планда каралган барлык эшләрнең төгәлләнәчәген дә билгеләп үтте.
Татарстанда барлыгы 2 меңнән артыграк мәктәпкәчә балалар учреждениесе эшләп килә, 1 сентябрьгә 21 яңа балалар бакчасы ачылачак. Хәзерге вакытта республикада балалар бакчаларына 38 152 кеше чиратта тора, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның 71,8%ы балалар бакчаларына йөри.
Мәктәпләр дә төзелә. Татарстанда барлыгы 1 428 мәктәп эшләп килә. Аларда 380 меңнән артыграк укучы белем ала. 1 сентябрьгә тагын 7 яңа мәктәп ачылачак. Беренче тапкыр буларак, 11 шәхси мәгариф учреждениесе дәүләт хезмәтләре күрсәтә башлаячак.
Алексеевск районында спорт мәйданчыгын һәм парк ачу дәүләти-хосусый партнерлыкның менә дигән үрнәгенә әйләнде.
«Тулаем алганда Россиядә дәүләти-хосусый партнерлык турында закон начар эшли, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга, - Татарстанда дәүләт һәм бизнесның әлеге өлкәдәге үзара мөнәсәбәтләрен җайга салучы республика законы кабул ителде, әмма ул да социаль мәсьәләләрне уртак хәл итүнең күп кенә мөмкинлекләрен күздә тотмый”. Парламент башлыгы, иң мөһиме – кешеләрне җәеп итү, аларда җаваплылык хисе тудыру, дип билгеләп үтте. Хәзерге вакытта гражданнарның үз-үзләренә “салым салу” программасы (гражданин керткән бер сумга республика бюджетыннан тагын 4 сум бүлеп бирелә) шуңа юнәлдерелгән. Бу акчалар муниципалитетларны төзекләндерүгә, зиратларны карауга, территорияләрне яшелләндерүгә китә.
Фәрит Мөхәммәтшин социаль объектларда булганнан соң Алексеевск районы активы белән очрашты. Очрашуда сүз ачыктан-ачык районның уңышлары һәм аны үстерүдәге кыенлыклар турында барды. Алексеевск районы хакимияте башлыгы Владимир Козонков билгеләп үткәнчә, уңышлар – күзгә күренерлек. 2014 елда район буенча тулаем җирле продукт 5,6 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать производствосы («Алексеевск керамикасы», “Алексеевск сөт-консерв комбинаты”, «Алексеевская ФХТ») белән беррәттән, авыл хуҗалыгы да үсә. Районда 7 436 шәхси хуҗалык бар, аларда 5 мең баштан артыграк мөгезле эре терлек, шул исәптән 2 400 сыер асрала. Кече хуҗалыклар үстерелә, 20 гаилә фермасы булдырылган.
«Ә сез шәхси хуҗалыкларыгызда күпме сыер асрыйсыз?” - дип кызыксынды авыл халкыннан ФАПны ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин. Авылда нибары 12 сыер барлыгын белгәч, парламент башлыгы шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттырырга тәкъдим итте. “Сыерлы кеше үлмәс”, - дип йомгак ясады сүзенә Фәрит Мөхәммәтшин.
Алексеевскида яшәүчеләрне борчыган иң зур проблемаларның берсе - Алексеевск бистәсендә чистарту корылмаларын реконструкцияләү, шулай ук район үзәгенең көнчыгыш өлеше (биредә хәзер бик күп торак йортлар төзелә) инфраструктурасын үстерү зарурилыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин республикада сайлау кампаниясе үзенчәлекләренә дә кагылып үтте. Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, әлеге кампания бик катлаулы икътисадый шартларда алып барыла. Сентябрь аенда татарстанлыларга республика Президентын һәм халыкка иң якын торучы муниципаль хакимият вәкилләрен – җирле советларның 7 716 депутатын сайларга кирәк булачак. Парламент башлыгы Алексеевск халкын алда торучы сайлауда актив төстә катнашырга чакырды.