“Эссе” август

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Август безне җәйге эссе көннәре белән әлләни сөендермәсә дә, Түбән Кама территориаль органы белгечләре өчен  ул шактый ук “эссе” айга әйләнде. Полиция бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча максатка юнәлешле эш алып барыла. Август ае йомгаклары буенча гамәлдәге законнарны бозуның 33 очрагы ачыкланды. Болар:

- өй шартларында әзерләнгән спиртлы сыекча сатуның 3 очрагы;

- Казахстанда җитештерелгән алкогольле продукция әйләнешенең 5 очрагы;

- ялган маркалар белән алкогольле продукция ташуның 3 очрагы;

- 5 литрлы канистрларда спиртлы продукция ташуның 1 очрагы;

- фәкать аптека челтәре аша гына сатырылырга тиешле булган, “ике төрле” максаттагы спиртлы продукция сатуның 6 очрагы;

- лицензиясез эшчәнлекнең 2 очрагы;

- алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сатуның 13 очрагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International