Чаллы территориаль органы буенча бурычлыларның август аендагы һәр көне җанга рәхәт әнә шундый сүзләр ишетүдән башланды. Иртәнге сәламләүнең сәбәбе исә - штрафлар түләмәү мәсьәләсе. Бигрәк тә август аена хас проблема бу. Чөнки җәйнең соңгы атнасында ял итүгә, уку һәм салым түләүгә чыгымнар барыннан да өстенрәккә әйләнә бит.
Белгечләр тарафыннан ике юнәлеш буенча эш алып барылды:
1. Түләү срогы чыккан штрафлар.
2. Ихтыярый рәвештә түләү срогы чыкмаган штрафлар.
Җәйге чорда телефон аша аралашу (кагыйдә буларак, иртән) эшнең аеруча нәтиҗәле ысулына әйләнде. Аның барышында штраф түләү зарурилыгы, вакытында түләмәгән очракта нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималы турында аңлату эше алып барылды.
Закон бозучыларның аңы үсүе күзәтелүен билгеләп үтәргә кирәк. Аларның күбесе беренче тапкыр шалтыратып сөйләшүгә үк бурычларын түләргә ашыкты.
Шулай итеп, эшебезнең нәтиҗәсе көтелгәннән дә яхшырак булып чыкты. Август аенда түләтелгән штрафларның гомуми күләме 110 мең сум тәшкил итте. Узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 3 тапкырга диярлек күбрәк бу.