«Росалкогольрегулирование» коньяк һәм брендига минималь бәяләрне арттыру мөмкинлеген карый. Хәзер ведомство алкогольле продукция җитештерүчеләрдән тиешле тәкъдимнәр җыю белән мәшгуль. Коньяк җитештерүче зур предприятиеләр, инфляциядән һәм чималны, иң элек чит ил чималын сатып алу бәяләре үсүдән чыгып, “РАР”ның минималь бәяләрне индексацияләү планнарын хуплый.
Коньяк һәм брендига минималь бәяләрнең 2014 елның 11 мартыннан бирле арттырылганы юк иде. Хәзерге вакытта 0,5 литрлы бер шешә коньякның ваклап сатудагы минималь бәясе 322 сум, җибәрү бәясе – 250 сум, күпләп сату бәясе – 262 сум тәшкил итә. Бренди өчен - 293 сум, 228 сум һәм 239 сум.
Шул ук вакытта “Росалкогольрегулирование” 2014 елда аракыга минималь бәяләрне ике тапкыр күтәрде. Әмма агымдагы елның 1 февраленнән бәяләр янә киметелеп, хәзер ваклап сату бәясе – 185 сум, җибәрү бәясе – 162 сум, күпләп сату бәясе – 170 сум тәшкил итә.
Хәзерге вакытта шәраб продукциясенә минималь бәяләр билгеләү мөмкинлеге буенча да фикер алышу бара, дип хәбәр итә РБК.