Күпләребезнең кибетләрдә саклау вакыты чыккан ризыкларга юлыкканы бар. Тик бу очракта нәрсә эшләргә икәнен генә белүчеләребез сирәк. Кайберәүләр аларны читкә этеп куеп, башкасын сайлаудан ары узмый. Ә инде җаваплырак кулланучыларыбыз контрольлек органнарына мөрәҗәгать итә яки сатучылардан саклау вакыты чыккан ризыкларны киштәдән алуны таләп итә.
Саклау срогы чыккан ризыкларны сату проблемасы намусын җуйган сатучыларның керемне ничек тә югалтмаска тырышуына һәм мондый ризыкларны саткан өчен чып-чын җаваплылыкның булмавына бәйле.
Шуңа күрә саклау вакыты чыккан азык-төлек проблемасын кулланучыларның актив гамәлләренә таянып кына хәл итәргә мөмкин. Гражданнар шикаятьләре буенча планнан тыш тикшерүләр үткәрелә. Агымдагы елның август аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тикшерүләр барышында гамәлдәге законнарны санга сукмау очракларын билгеләде: яраклылык срогы чыккан продукциянең кибет киштәсендә искереп ятуын; җитештерү датасы, яраклылык срогы күрсәтелмәгән товарларның киштәләргә куелуын ачыклады. 5 предприятиедә барлыгы 20939,56 сумлык шундый фактлар билгеләнде.
Әлмәт территориаль органы закон бозуларга киртә куюга юнәлдерелгән чаралар күреп килә. Бу җәһәттән эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законның мәҗбүри таләпләрен үтәү, шул исәптән кибет киштәләрендә саклау вакыты чыккан ризыкларны барлап тору һәм киштәләрне алардан вакытында бушату буенча үзләренең бурычларын тиешенчә үтәү зарурилыгы турында системалы төстә аңлату эшләре үткәреп килә.