Мәктәп ярминкәсе

2015 елның 4 сентябре, җомга

Ярминкә – халыкка хезмәт күрсәтү формаларыннан берсе. Бу чара инде менә берничә ел рәттән шәһәребезнең ярминкә мәйданчыгында үткәрелеп килә. 2015 елның 29 августында Арча районы уку йортларының күпчелеге мәктәп яны бакчаларында үзләре үстергән продукцияне очсыз бәядән тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, шәһәрдә яшәүчеләр һәм тирә-юньдәге авыл халкы өчен ярминкәгә килү, кирәкле җиләк-җимеш алу мөмкинлегеннән тыш, гаилә белән җыелышып ял итү мөмкинлеге дә бирә әле.

 Ярминкәгә барышында һава торышы берничә тапкыр бозылып алуга карамастан, район халкы иртәдән үк сәүдә рәтләренә ташкын булып агылды. Барлык сәүдә нокталары да бик матур бизәлеп, барлык объектларга мәктәп исемнәре язып куелган иде. Аларның кайберләрендә хәтта ки кайнар чәй һәм төрле тәм-том белән сыйлау җаен да таптылар әле. Сәүдә мәктәпләр оештырган концерт белән бергә үрелеп барды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы да бу чарадан читтә калмады. Ярминкәдә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Бәйрәмгә килгән барча кешегә, шулай ук уку йортлары вәкилләренә кулланучылар өчен файдалы киңәшләр урын алган буклетлар һәм «Пульс» газетасының яңа саннары өләшенде. Әңгәмә барышында күпләр җәмгыятебездә үз хокукларыбызны беренче чиратта белергә кирәк булуын билгеләп үтте. Ник дигәндә, безнең һәркайсыбыз көн саен төрле хезмәтләр күрсәтүдән файдалана һәм кибеттән товарлар сатып ала бит.

Бәйрәм бик тә матур килеп чыкты. Ярминкәдән канәгатьсез китүче булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International