Татарстанда суррогат хәмердән көн саен 1 кеше үлә

2015 елның 4 сентябре, җомга

2015 елның 7 аенда Татарстан Республикасында суррогат хәмер кулланудан 217 кеше җан тәслим кылган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе  Игорь Марченко матбугат конференциясендә әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Республикада суррогат хәмердән һәр көн саен 1 кеше үлә. Республикада яшәүчеләрдән спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше яки аны җитештерү очрагын ачыклаганда “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз”, - диде Марченко.

Аның әйтүенчә, фальсификат өлешен тәгаен генә әйтүе кыен, әмма ачыкланган закон бозу очраклары артканнан-арта. 8 айда  1597 юридик зат һәм хосусый эшмәкәр административ җаваплылыкка тартылган. Узган елда әлеге сан 983 күрсәткечен тәшкил иткән. Үсеш – 1,5 тапкырдан күбрәк. Быел 18,5 млн. сумлык штраф салынган, узга елда – 7 миллион сумлык.

«Бер ел эчендә хәмернең зааконсыз әйләнеше аркасында Татарстан Республикасы бюджеты ким дигәндә миллиард сум акча югалтты. Бюджет югалтуы гына әле бу”, - дип билгеләп үтте Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе.

«Чәркәханә”ләр урынына сыраны савытка салып сату мәсьәләсе “баш калкытты”. “Биредә төп бурыч – градусны киметү.  Шул ук вакытта алар кибет кебек эшләсә,  мондый закон бозуны игътибардан читтә калдырмыйбыз. Иртәнге сәгатьләргә бирелгән мәгълүматларына караганда, 4 предприятие административ җаваплылыкка тартылган. Асылда, әлбәттә инде, Казан проблемасы бу. Республика районнарында мондый проблема юк диярлек”, - дип белдерде Игорь Марченко.

Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда,  республикада, аерым алганда, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау чаралары хисабына хәмер куллану кими. 

Шулай ук Игорь Марченко, республикага китерелә торган контрафакт хәмер арасында сыйфатлы продукция, кагыйдә буларак, юк, диде. “Мондый продукциядә кайвакыт хәмернең тәмен йомшартучы матдәләр була. Тик нәкъ менә шулар зур зыян китерә. Мондый продукт безнең стандартларга туры килми”, - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International