Быел полициягә Татарстанда яшәүчеләрдән хәмер базарындагы җинаятьләр турында мең ярым чамасы хәбәр алынган. Халыкны продукциянең легаль булмаган әйләнеше, суррогатны законсыз сату һәм җитештерү борчый. Байтак кына хәбәрләр башка ведомстволар аша килеп ирешкән. Ә хәзер гражданнарыбызга хокук бозулар турында республика Эчке эшләр министрлыгына турыдан-туры ук хәбәр итү мөмкинлеге ачылды. Рөстәм Миңнеханов карары белән “Халык контроле”ндә аерым ябык категория эшли башлады. Елизавета Сәлахова ресстрга нинди хокук бозулар кергәнлеген барлады.
Алар барларга алмашка килде. Соңгы вакытларда башкалабыздагы йортларның беренче катларында “эчемлекләрне кирәгенчә салып сатабыз” дигән язулар пәйда була башлады. Менә бу кибет әле ел башында гына кунакларына салып биреп эчертсә, хәзер исә эчертми, ә биреп кенә җибәрә. Бу хәл әлеге йортта яшәүчеләрне ике лагерьгә бүлгән. Кемнәргәдер барысы да ошаса, кайберәүләрдә хәтта ки ишегалдына чыгу теләге дә юкка чыккан. Моның ише кибетләр башкалабызда әле күптән түгел генә пәйда була башлады. Әмма аларны Дәүләт алкоголь инспекциясе үзенең күз уңына алырга өлгерде инде.
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре әйтүенчә, хәмер базарында хокук бозулар ике тапкырга арткан. Быел ведомство вәкилләре чама белән 1600 юридик зат һәм хосусый эшмәкәргә штраф салган. Шул исәптән - легаль булмаган хәмер саткан өчен дә. Барлык штраф күләме шактый ук саллы – 18,5 миллион сум. Әмма эшмәкәрләрне штрафлар куркытмый. Сатып алучыларының да легаль булмаган хәмернең агулы суррогат булып чыгу ихтималына исләре китми, күрәсең.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә 99 җинаять очрагын теркәгән. Аларның күпчелеге хәмер сату һәм җитештерүгә бәйле. Инде алда әйтеп үткәнебезчә, хәзер татарстанлылар мондый очраклар турында “Халык контроле” аша хәбәр итә ала. Озакламый “спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртү” дигән икенче бер ябык категория пәйда булачак.
Җинаятьләр турында хәбәрләр фәкать аларның авторларына һәм категориянең модераторы – республика Эчке эшләр министрлыгына гына ачык булачак. Анонимлык гарантияләнә.