Хәзер мәгълүмат системасы аша контрафакт хәмер җитештерү яки аны әйләнештә йөртү (ваклап сатудан тыш) турында хәбәр итәргә мөмкин.
Ялган хәмер һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә киртә кую буенча категорияне гамәлгә кертү гражданнардан алкогольле продукцияне республикабыз территориясенә законсыз кертү, җитештерү һәм саклау, аны законсыз җибәрү каналларын ачыклау, соңыннан сатып җибәрү максатында өй шартларында спиртлы продукция җитештерүне, законсыз төстә әлеге товарны күпләп җибәрүне ачыклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр кабул итү мөмкинлеге бирәчәк.
ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында әлеге категория, “Экстремистлык, дини һәм милли җирлектә низаглар” һәм “Коррупциягә каршы көрәш” категорияләре кебек үк, ябык булачак. Ягъни урнаштырылган белдерү кәгазьләрен аларның авторлары һәм категориянең модераторы гына укый алачак. Системадан файдаланучы башкалар исә белдерү кәгазе белән танышу мөмкинлегенә ия булмаячак, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратының матбугат хезмәте.