“Росалкогольрегулирование” хәмергә каршы киң колачлы кампания концепциясе әзерләгән

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Росалкогольрегулированиетарафыннан әзерләнгән 2015-2016 елларга халыкның эчкечелеккә сабышуына каршы көрәш буенча киң колачлы социаль кампания концепциясе РФ Хөкүмәте каравына кертелгән. Ведомствоның башлангыч исәп-хисапларына караганда, программаны тормышка ашыруга  2,3 миллиард сум акча кирәк. Хәмергә каршы кампания беренче чиратта машина йөртүчеләргә, 14 тән 21 яшькә кадәрге яшьләргә, хатын-кызларга, хәмергә бәйлелектән интегүчеләргә, ата-аналар һәм балаларга исәпләнгән. Программада  хәмергә каршы пропаганданың төрле формалары: урам һәм телевидение рекламасы, полиграфия продукциясе эшләп чыгару, шул исәптән мәгариф, сәламәтлек саклау, җәмәгать туклануы учреждениеләре өчен махсус инфографика эшләү күздә тотылган.

 “Росалкогольрегулирование” хәмергә каршы тематикага багышланган төрле флешмоблардан файдалануны, социаль челтәрләрдә кампанияләр үткәрүне дә тәкъдим итә әле.

Моннан тыш кинотеатрларда күрсәтү өчен махсус роликлар чыгару, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм тулаем медиа өлкәсе өчен “хәмергә каршы стандартлар” эшләү планлаштырыла, дип яза «Известия».  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International