Туган көн – сагышлы бәйрәм...

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Яшь барган саен күпләр өчен бу көн, чыннан да, сагышлырак бәйрәмгә әйләнә. Тагын бер елга өлкәнәюне бигрәк тә хатын-кызлар авыр кичерә.

Чаллы шәһәренең җәйге кафесы (түбәндәге адрес буенча урнашкан:  ГЭС, М.Җәлил проспекты, 46Б) хезмәткәрләре өчен бу бәйрәмнең сагышлы булып чыгу сәбәбе башкачарак, әлбәттә: алар бәйрәм дә итми, акча да эшләми калдылар.

2015 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контрольлек чаралары барышында алкогольле продукция сатуга дәүләт лицензиясенә ия булмаган килеш кенә бу җәмәгать туклануы оешмасында маркировкаланмаган спиртлы продукция сату һәм саклау факты ачыкланды. 0,5 литрлы шешәләргә (37 данә)​ янәсе, Казахстан Республикасында җитештерелгәнлеген күрсәткән  «Парламент» аракысы этикеткасы ябыштырылган иде. Әлеге оешмада сату тыелган товар тартып алынды, бу факт буенча административ тикшерү кузгатылды.

2015 елның 4-5 сентябрендә барлыгы 22 җәмәгать туклануы предприрятиесе тикшерелде. Нәтиҗәдә 2 эшмәкәрнең лицензиясез эшчәнлек алып баруы билгеләнде. Чаллы шәһәрендә маркировкаланмаган хәмер продукциясен сату һәм саклауның 1 очрагы билгеле булды. 25,2 литр спиртлы продукция хуҗаларыннан алынды. 2 хосусый эшмәкәкргә карата административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International