5 сентябрьдә Алексеевск муниципаль районында төзекләндерелгәннән соң “Березка” балалар бакчасы ачылды

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Райондагы иң өлкән балалар бакчасы (быел аңа 50 “яшь тула) капиталь төзекләндерелгәннән соң яңадан тугандай булды. Березка” республика президент программасына кертелгән иде. Төзүчеләр ремонтка биш миллион сумнан артыграк акча тотты. Бу исә балалар бакчасын сабыйларга тагы да уңайлырак итеп эшләү мөмкинлеге бирде.

Төзекләндергәннән соң балалар бакчасын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко, Алексеевск муниципаль районы хакимияте башлыгы В.К. Козонков, «Алексеевскдорстрой» ААҖ директоры, республика Дәүләт Советы депутаты Ф.В. Вәлиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International