Әлмәт муниципаль районы территориясендә алкогольле продукцияне төнге сәгатьләрдә ваклап сату очраклары ачыклана. Әйтик, 2015 елның 8 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре «Альфа» кибетендә сыра сату вакытын чикләүнең санга сугылмавын ачыклады. РФ КоАП 14.16. статьясы (3 өлеше) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Әлмәт территориаль органы шуны искә төшерә: “Алкогольле продукцияне җитештерү һәм аны дәүләти җайга салу турында һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясы һәм “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турында” 06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә, җирле вакыт буенча 22.00дән 10.00 сәгатькәчә алкогольле продукцияне сатуны тыю гамәлдә булып килүен дәвам итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: алкогольле продукцияне сату гына түгел, аны кибет киштәсенә кую да (Россия Федерациясе Гражданлык Кодексы нигезендә сатуга тәкъдим итү (“публичная оферта”) булып тора) закон бозуга кертеләчәк.
РФ КоАП 14.16 статьясы (3 өлеше) нигезендә, алкогольле продукцияне ваклап сатуның башка кагыйдәләрен бозу, шул исәптән сату вакыты чикләнгән чорда хәмер сату вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр, юридик затларга илле меңнән йөз мең сумга кадәр штраф салуга (алкогольле продукцияне конфискацияләп яки конфискацияләмичә) китерә.
Алкогольле продукцияне һәм сыраны ваклап сату өлкәсендә административ хокук бозулардан котылу өчен эшчәнлекнең тиешле өлкәсендә федераль һәм республика законнары нормаларын үтәүне сорыйбыз.