Полиция хезмәткәрләре Казанның яшерен уен салонында ялган аракыга тап булды

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

 ТР полиция хезмәткәрләре Казанның Авиатөзелеш районында легаль булмаган уен автоматлары залына юлыгып, берочтан оештыручыларының ялган аракы белән кызып-кызып сәүдә итүләрен дә ачыклады. Салонның адресы: Дементьев ур., 27.

Полиция хезмәткәрләре әлеге йортның бер бүлмәсендә 66 шешә ялган аракы тапты. «Татспиртпром» ААҖ матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, бу продукция “идән асты” оешмасы клиентларына аңнарын томалау һәм уйнау теләген тагын да кыздырып җибәрү ниятеннән, чәркәләргә салып сатылган. Ялган эчемлекнең беренче чәркәсе бушлай тәкъдим ителгән. Шул рәвешле  тәүлек әйләнәсендә “идән асты” уеннарын оештырган җинаятьчел төркем үз клиентларын белә торып суррогат белән агулап яткан.

Тартып алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде. “Идән асты” оешмасында табылган спиртлы продукциянең “тышкы кыяфәте”: бизәлеше һәм шешәләренең бөкеләнү рәвеше, ялганлап ясалган акциз маркалары хәмернең ялган булуы турында  әллә кайдан ук “кычкырып” тора.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, 4 ел эчендә республикада ачыкланган ялган хәмер эчемлекләренең күләме 17 тапкырга арткан. 2015 елда ведомство хезмәткәрләре 1,6 мең юридик затны һәм хосусый эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International