Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре мобиль төркем составында (аңа шулай ук район хакимияте һәм эчке эшләр органнары вәкилләре керә) алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча рейдлар үткәреп килә.
2015 елның 7 сентябрендә үткәрелгән әнә шундый рейд барышында хосусый эшмәкәр Д.М. Гыйльметдиновның сәүдә объектында (Шәтке авылында урнашкан) хәмер продукциясен иртәнге сәгать 10 га кадәр сату факты ачыкланды. Җитмәсә әлеге объект янәшәсендә мәктәпнең барлыгы да билгеләнде.
Моннан тыш эш төркеме составында уртак рейд барышында хосусый эшмәкәр Ф.З. Әхтәмованың стационар булмаган сәүдә объектында (Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 899 нчы чакрымында урнашкан) сыра һәм сыра эчемлекләрен сату билгеле булды. Барлыгы 27,96 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре сатудан алынды.
Әлеге ике хокук бозу очрагы буенча административ тикшерү алып барыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы суррогат алкогольле продукция сатуның барлык очраклары турында “Кайнар линия” (8843 663-22-69) телефоны аша шалтыратып хәбәр итүегезне сорый.