Канистрда - хәмер

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

 Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегеннән спиртлы сыекча ташу һәм саклау факты буенча Нурлат районында яшәүче берәүне административ җаваплылыкка тарту турында мәсьәләне хәл итү өчен тикшерү материалы алынды.

Полиция хезмәткәрләре Нурлат шәһәре урамнарының берсендә, документлар һәм транспорт чарасын тикшерү өчен,  ВАЗ–211440 автомобилен туктаткан. Тикшерү барышында машина багажнигында  үтә күренмәле сыекча тутырылган 5әр литрлы ике канистр табылган. Канистрларның икесе дә хуҗасыннан алынган. Продукция хуҗасының аңлатмасына караганда, канистрлардагы аракыны ул 500әр сумнан үзенең бер танышыннан сатып алган. Димәк, продукциянең 0,5 литры бәясе 50 сум булып чыга. Тик әлеге продукцияне сатып алганда, әйбәт аракы шундый очсыз була аламы икән, дигән сорау аның башына да кереп карамаган.

 Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча административ тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International