Дәүләт Думасына тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне ваклап сатуны чикләү турында закон проекты кертелде.
Әлеге документ (авторлары: депутатлар Анатолий Аксаков һәм Виктор Звагельский) РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарына аз хәмерле энергетикалар белән сәүдә итү вакытын, шартларын һәм урыннарын чикләүне үзләренә үк билгеләү хокукын бирүне күздә тота.
Шулай ук төбәкләргә мондый эчемлекләрне ваклап сатучы оешмалар өчен устав фондының минималь күләменә (1миллионнан 3 миллион сумга кадәр) карата таләпләр билгеләү хокукын да тапшыру тәкъдим ителә.
Моннан тыш закон проектында тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне хокукый җайга салуның мөстәкыйль объекты итеп карау күздә тотыла. Бу очракта төбәкләр хакимиятләре аларны ваклап сатуны чикләү вәкаләтенә дә ия булачак.
Хәзерге вакытта РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары хәмер эчемлекләрен ваклап сату вакытына, шартлары һәм урыннарына өстәмә чикләүләр билгеләүгә хокуклы. Әмма аларның хәмер продукциясенең кайбер төрләрен ваклап сатуны чикләү буенча вәкаләтләре юк, дип хәбәр итә «РИА Новости».