ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законны үтәү, шулай ук гражданнарның шикаятьләрен һәм гаризаларын үз вакытында карап тикшерү максатыннан чыгып, кайбер чаралар үткәрә. Территориаль органга алына торган шикаятьләрнең күпчелеге судка кадәр тәртиптә уңай хәл ителә.
Мәсәлән, территориаль органга Баулы шәһәрендә яшәүче берәү гариза белән мөрәҗәгать итте. Баксаң, «Эссен» кибетендә сыйфатсыз товарлар, тәгаенләп әйткәндә, сыйфатсыз җиләк-җимеш сатыла икән. Әлеге гариза буенча планнан тыш тикшерү үткәрелде һәм гражданинның гаризасында чагылдырылган факт, чыннан да, расланды.
Әлмәт территориаль органына кулланучылардан кибетләрдәге товарларда бәя белешмәлекләренең дөрес булмавына шикаятьләр белдерелгән гаризалар да еш алына. Әйтик, сәүдә залында товарга бер төрле бәя куелса, кассада товар еш кына кыйммәтрәк булып чыга. Сатучылар бу хәлне товарның бәясе үзгәрү, товарлар күп булганлыктан, бәя белешмәлекләрен алыштырырга өлгерә алмаулары белән аңлатырга ярата.
Шуңа күрә касса янында товарның сәүдә залында күрсәтелгәнгә караганда кыйммәтрәк булуын ачыклаганда, кулланучының нәрсәләргә хокуклы булуларын истә тотарга кирәк.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 10 статьясы нигезендә, җитештерүче (сатучы), дөрес сайлау мөмкинлеге бирү өчен, кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат җиткерүгә бурычлы. Товарлар турында мәгълүматларда, шул исәптән, бәясе турында мәгълүмат та булырга тиеш.
Сатучы, товарның атамасын, авырлыгы яки берәмлеге өчен бәясен, матди яктан җаваплы зат имзасын яки оешма мөхерен, бәя белешмәлеген тутыру датасын күрсәтеп, сатудагы товарларның бәя белешмәлекләренең бер төрлелеген һәм төгәл тутырылуын тәэмин итәргә тиеш. Бу таләпләр РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендә күздә тотылган. Шуңа күрә сатучы кулланучыга товарны бәя белешмәлегендә күрсәтелгән бәядән сатарга тиеш.
Кассада икенче сумманы суксалар, Сез түбәндәгеләргә хокуклы:
- Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 19 статьясы нигезендә, товарны бәя белешмәлегендә күрсәтелгән бәядән сатуны таләп итүгә;
- товарны сатып алудан баш тартуга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруларын таләп итүгә. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 12 статьясы нигезендә, килешү төзегәндә кулланучыга товар турында кичекмәстән мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелмәсә, килешү төзелгән очракта (товар чегы – килешү булып тора) сатучыдан тиешле срокта аны үтәүдән баш тартуны таләп итүгә һәм товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны һәм башка зыяннарын каплауны таләп итүгә хокуклы. Килешүне үтәүдән баш тарткан очракта, кулланучы товарны сатучыга кире кайтарырга тиеш.
Кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы гамәлдәге законнар нормаларын үтәү буенча аңлату эшләре алып бару максатыннан чыгып, сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре белән даими рәвештә очрашулар, семинарлар һәм әңгәмәләр оештырыла.