Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2015 елның 11 сентябре, җомга

2015 елның 10 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итте.

Әйиергә кирәк, мондый очрашулар халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар ирештерү, теге яки бу хокукларының санга сугылмау очраклары буенча  аларга кичекмәстән киңәш-табышлар бирү генә түгел, бәлки кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге турында сөйләү мөмкинлеге дә бирә.

Авылда яшәүчеләргә кабул итүнең буласы турында алдан ук тиешле белдерүләр аша хәбәр итеп куелган иде. Билгеләнгән вакытта алар үзләрен кызыксындырган сораулары белән территориаль орган хезмәткәренә мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында көнкүреш техникасының сыйфатсыз булып чыгуы, башлангыч сметага сыешмау, сыйфатсыз планшетны кире кайтару, ремонт сроклары турында сораулар бирелде.

Гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар һәм киңәш-тәкъдимнәр ишетүгә иреште.

Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Пульс» газетасы өләшенде. Шулай ук товарлар сатып алганда уяу булу – продукциянең яраклылык срогын һәм саклау шартларын игътибарсыз калдырмау, сыйфатсыз һәм саклау вакыты чыккан товарларның сатылу очраклары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына  хәбәр итү тәкъдимнәре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International