Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча материал алынды.
Полиция хезмөткәрләре 4 сентябрь көнне 15 сәгать 45 минутта Казан – Оренбург автомобиль юлының 130 нчы чакрымында Марий Эль Республикасында яшәүче берәү “иярләгән” ВАЗ-21114 машинасын тикшергән вакытта Казахстан Республикасында җитештерелеп, билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган «Мягкий ключ» араксысын һәм «Аль Фараби» коньягын тапкан. Һәркайсы 0,5әр литрлы 174 шешә хәмер хуҗасы үзенең аңлатмасында аракы һәм коньякны Казахстан Республикасында бер торак пункттагы кибеттән очсызлы гына бәягә сатып алганлыгын, шешәләрнең күплегенең да хәмернең очсызлыгына бәйле булганлыгын бәян иткән. Ә инде Россия Федерациясе территориясендә фәкать федераль яки акциз маркаларына ия булган алкогольле продукцияне генә әйләнештә йөртеп булуын белмәгән, янәсе. Әмма законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Шулай итеп, оператив чаралар барышында 87 литр күләмендә алкогольле продукция хуҗасыннан алынган.
Хәзерге вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре билгеләнгән үрнәкләге маркалар белән маркировкаланмаган алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү очрагы буенча административ тикшерү алып бара. Продукция экспертизага җибәрелде инде. Очсызлы хәмергә кызыгучыларның тагын бер кат исләренә төшерәбез: мондый продукция күпчелек очракларда ГОСТ таләпләренә җавап бирмәү, сәламәтлеккә бик зур зыян ясау гына түгел, үлем белән дә яный әле.