Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектындагы “Үзәк” тукталышында урнашкан «ПивовароФФ» дигән сыра кибете (сыраны стаканга салып саталар) әнә шундый “купшы” сүзләр урын алган реклама белән үзенә чакырып тора.
Сез чакырдыгыз – без кердек. Тик безнең керүебез генә сыра чөмерү белән түгел, бәлки тиешсез вакытта (22:40 сәгатьтә) сыра сату буенча хосусый эшмәкәр Р.Б. Гомәровка карата административ тикшерү кузгату белән төгәлләнде. Чөнки аның бу гамәле “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер законнар актларының үз көчен югалткан дип тану турында” 6 март 2015 ел, № 10-ТРЗ ТР Законын санга сукмау булып тора.
Гомумән, Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2015 елның 7–13 августында үткәргән мониторинг барышында түбәндәге закон бозуларны ачыклады:
1. Чаллы, Менделеев шәһәрләрендә, Тукай районында – хәмер сату вакытын чикләүне санга сукмауның 5 очрагын;
2. Минзәлә районының Юртово бистәсендәге «Клеевое» кафесында балигъ булмаган үсмергә сыра сатуның 1 очрагын;
3. Мамадыш районында өй шартларында җитештерелгән спиртлы продукция сатуның 1 очрагын.