Барыбызга да мәгълүм булганча, “фанфурик”лар дәвалану һәм кометика максатында җитештерелә. Әмма кайбер гражданнарыбыз аны иң элек эчемлек сыйфатында куллануны хуп күрә. Шуңа да соңгы вакытларда “фанфурик”ларны сату нокталары шәһәр хакимиятләренең, контрольлек итүче органнар һәм тормышта актив позициядә торучы гражданнарыбызның игътибар үзәгеннән төшми, ә инде кечкенә савытлардагы спиртлы сыекча сатучыларга каршы чын мәгънәсендә көрәш алып барыла.
Шәһәр хакимиятләре хосусый эшмәкәрләргә “фанфурик”лар сатудан баш тартырга чакырып берничә тапкыр мөрәҗәгать итте инде. Нәтиҗәдә кайберәүләр, чынлап та, бу өндәүгә колак салды, әмма кайбер эшмәкәрләр аны ишетмәмешкә салышты.
Шуны истә тотып, Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә Азнакай муниципаль районында спиртлы сыекча сатучы сәүдә объектларын ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрде.
Тикшерү нәтиҗәсендә Урсай авылындагы “Юмарт”кибетендә 100 мл сыешлыкта 40ар сумнан өч савыт 95% лы этил спирты сатылуы ачыкланды. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре сатучының эш урынын тикшерү барышында 22 савыт 95% лы этил спиртына тап булды. Бу җәһәттән административ тикшерү алып барыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тагын бер кат шуны исегезгә төшерә: алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактлары турында www.uslugi.tatarstan.ru порталында“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша да хәбәр итәргә була.