Законны санга сукмау очраклары расланды

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Контрольлек итүче органнар теге яки бу кибеткә  кайчан да булса бер килеп, сәүдә оешмасының сәүдә кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үтәвен тикшереп китә. Кызганычка, эшмәкәрләрнең сәүдә өлкәсендә закон нормаларын үти алмаулары яки үтәргә теләмәүләре аркасында закон бозу очраклары бик еш ачыклана.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре Түбән Камада кулланучы мөрәҗәгате буенча «Эссен Экспресс» кибетенә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү буенча планнан тыш тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законын һәм РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998  ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен бозу ачыкланды. Тәгаенләп әйткәндә, кондитер әйберләрендә һәм балык ризыкларында җитештерүчесенең атамасы һәм урнашу урыны, җитештерү датасы һәм яраклылык срогы турында мәгълүматларның булмавы билгеләнде. Шул сәбәпле 6628,70 сумлык товар сатудан алынды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелеп, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Түбән Кама районы территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде. Гомумән, 2015 елның 8 аенда Түбән Кама районы буенча барлыгы 85990 сумлык товар сатудан алынды.

Кибет җитәкчелеге һәм сатучылар белән закон бозуларга юл куймау буенча профилактика чарасы үткәрелде. Мондый очракларны булдырмас өчен кибет җитәкчелегенә сәүдә кагыйдәләренең үтәлешенә контрольлек итүгә игътибарлырак булырга кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International