2015 елның 17 сентябрендә, Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина Арча муниципаль районының Урта Аты авыл җирлегендә Урта Аты һәм Түбән Атыда яшәүчеләр белән очрашты.
Очрашуда өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. Чарада сатып алучылар – өлкән яшьтәге кешеләрне алдау ысулларына (бу җәһәттән конкрет мисаллар китереп үтелде), сәүдә объектларында сатып алучыларның хокукый хәленә кагылып үтелде, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе аңлатылды.
Пенсионерларыбыз әңгәмә рәвешендәге очрашуда актив катнашты, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, шәхси тормышларыннан мисаллар китерде. Аларга, кулланучылар буларак, үз хокукларын яклау ысуллары турында тәфсилләп сөйләп үтелде.
Очрашу бик җылы, дустанә рухта узды. Пенсионерлар чарадан канәгать калды.
Очрашудан соң барча халыкка кулланучылар өчен белешмәлекләр, территориаль орган реквизитлары белән визиткалар, «Пульс» газетасының чираттагы саны таратылды. Сүз уңаеннан, пенсионерларга газетаның бик тә ошавын билгеләп үтәргә кирәк.