Лицензиясез “кырык градуслы”

2015 елның 18 сентябре, җомга

Шушы көннәрдә генә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә Әлмәт шәһәрендәге бер ресторанда лицензиягә һәм товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә хәмер белән сәүдә итүләрен ачыклады.

Хезмәткәрләр ресторанга килеп кергәндә, киштәдә төрледән-төрле 28 шешә хәмер продукциясе “кукраеп” утыра иде. Хәмер оешманың менюсына кертелеп, сатуга чыгарылган. Алкогольле продукцияне шундук сатудан алырга туры килде.

Бармен хәмер сатылуын инкарь итмәде, тик, янәсе, оешма җитәкчесенең бу хакта белмәвен тәкрарлады. Эшмәкәр үз оешмасында нәрсәләрнең сатылуын ничек инде белмәсен?! Ни генә булмасын, биредә административ закон бозуга юл куелган. Шул сәбәпле административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре җәмәгать туклануы пунктларында һәрдаим контрольлек чаралары үткәреп килә. Тик рейдларның даими үткәреп торылуына карамастан, законны санга сукмау очраклары кимеми. Нишләтәсең, хуҗалык итүче субъектлар “кырык градуслы”ны лицензиясез генә сатарга ярата шул...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International