ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына авыл кибете эшенә карата чиктән тыш ачуы чыккан бер сатып алучы мөрәҗәгать итте.
“Көннең-көнендә балаларым гына түгел, үзем дә кибеттән саклау вакыты чыккан товарны ташып кына торабыз: йә бозыла башлаган кефир, йә колбаса биреп җибәрәләр”, – дип, сатып алучы ханым кибеттә тәртип урнаштыруны сорады.
Кулланучы гаризасы буенча кибеткә планнан тыш күчмә тикшерү оештырылды.
Сатып алучы, чыннан да, юкка гына зарланмаган булып чыкты: кибет киштәсендә саклау вакыты инде 10 көн элек чыккан 2 шәр савыт катык һәм кефир табылды. Янәшәсендә саклау срогы бетерелгән ярымысланган колбаса һәм “яраклылык срогы “26.06.2015елга кадәр” дип язылган 2 “Баварская грудинка” күзгә чалынды.
Менә шулай, авылда яшәүчеләргә моннан 83 көн элек срогы чыккан түш итенең һәркайсы 280 шәр сумнан сатуга куелган булып чыкты!
Шулай итеп, сатып алучының уяулыгы ярдәмендә саклау вакыты чыкан продукция сатудан алынды.