Халык телендә, саран ике тапкыр түли, дигән гыйбарә бар. Чыннан да, күз уңыбызга эләккән сараннарның, бер яктан, эштәге абруйлары югалса, икенче яктан, Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары нерв күзәнәкләренә “тиде”.
Сүзебез Чаллының кайбер җәмәгать туклануы предприятиеләре милекчеләре турында. Алар, кысмырланып, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия юнәтмәгән булып чыкты.
Чаллы териториаль органы хезмәткәрләре 2015 елның 18 сентябрендә үткәргән мониторинг барышында «Скай Лаунж», «Чилаут» рестораннарында һәм «Mishka» кафесында тиешле лицензиягә ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сатып ятуларын ачыклады.
Әлеге предприятиеләрнең хуҗаларына карата РФ КоАП 14.1 ст. 2 өлеше буенча административ тикшерү кузгатылды.
Хөрмәтле эшмәкәрләребез! Көз җитте, алда – көтеп алынган бәйрәмнәр. Саранлыгыгыз, артыгын кыймылдарга яратмавыгыз белән бәйрәм рухын бозмагыз: алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияне үз вакытында рәсмиләштереп куегыз!