Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә «Руслан» кибетендә 4,4 литр күләмендә «Березовые почки» дигән лосьонны сатудан алды. Әлеге лосьон, әлбәттә инде, эчү өчен билгеләнмәгән. Әмма сәрхушлеккә чыккан аз керемле гражданнар аны хәмер эчемлекләре урынына кулланыпмы-куллана.
Чыннан да, биредә «Березовые почки» лосьонын йөз-кыяфәтне матурлау өчен сатып алудан ерак торалар икән шул. Кибет янында кырынмаган, сәләмә киенгән бер ир-атның ашыга-ашыга ике савыт лосьонны кесәсенә шудырып маташуы шуның ачык мисалына әйләнде ләбаса.
Соңгы вакытларда халык телендә «фанфурик»лар дип йөртелә торган спиртлы катнашмалар сатуга каршы актив көрәш алып барыла. Бу мәсьәлә муниципалитетлар, контрольлек һәм хокук саклау органнарының күз уңында тотыла, аны массакүләм мәгълүмат чаралары даими күтәреп килә.
Хөрмәтле гражданнарыбыз! Битараф калмыйча, “ике төрле максатта” кулланыла торган төнәтмәләр һәм лосьоннар сатуга каршы бергәләшеп көрәшик әле!
Хосусый эшмәкәрләрне исә «фанфурик»лар сатмаска өндибез. Бу “агу”дан барлы-юклы керемнәрегезнең бәһасе – кешелеген җуйган якташларыгыз һәм бәхетсез гаиләләр!