Гражданнар мөрәҗәгатьләренә ясалган анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, торак-коммуналь өлкәсендәге хәлләр, элеккечә үк, халыкны борчый торган төп мәсьәләләрнең берсе булып кала.
Халыкның Татарстан Республикасында идарәче компанияләрнең эш принципларына карата бик күп сораулары җыелуга бәйле рәвештә, күп фатирлы йортлар советлары оештырыла. Алар оешмалар җитәкчеләре белән турыдан-туры эшләп, килеп туган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәчәк.
2015 елның 22 сентябрендә 9-00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә иҗтимагый контрольлекнең төбәк үзәге” коммерциясез партнерлыгы белән берлектә, күп фатирлы йортлар активистларының аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча закон мәсьәләләренә кагылышлы семинар үткәрә.
Семинарда торак кодексы нигезләре, энергияне сак тоту проблемалары, юридик практика, күп фатирлы йортлар советларының идарәче оешмалар белән берлектә эшләвенә бәйле мәсьәләләр каралачак. Семнардан соң чарада катнашкан барча кешегә укыганлыкка сертификатлар, шулай ук методик кулланмалар тапшырылачак. Семинарда катнашу – бушлай.