Alcohol Concern хәйрия оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре көн дәвамында күп кенә аналарның хәмер эчемлекләрен азмы-күпме дәрәҗәдә куллануларын күрсәткән.
Экспертлар 1250 кеше арасында сорашып-белешү үткәреп, әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Белгечләр балалы гаиләләрдә спиртлы эчемлекләрнең баласыз гаиләләрдәгегә караганда ике тапкырга ешрак куллланылуын билгеләгән.
Тикшеренү авторлары фикеренчә, бу хәл ата-аналардагы стресс халәте белән аңлатыла.
Тикшеренү нәтиҗәләре чама белән 15:30 сәгатьтә, ягъни баласын мәктәптән өенә алып кайтуга ук берәр бокал шәраб “җибәрүче” хатын-кыз-аналарның торган саен күбәя баруын күрсәткән.
Моннан тыш кайбер очракларда аналарның кич белән дә “тотып кую” ягын караулары билгеләнгән. Белгечләр әйтүенчә, ата-аналарның шул рәвешле кыланулары чын мәгънәсендә зур проблемага әйләнергә мөмкин, чөнки балалар зурлар ни эшләгәнне карап кына тора һәм шуны, шул исәптән аларның зарарлы гадәтләрен дә кабатлый. Шулай итеп, сабыйлар хәмер эчемлекләрен куллануның бернинди ояты да, зарары да юк, дип саный башлый.
Моңа кадәр шуңа охшаш бер тикшеренү үткәрелеп, һәр дүрт ана арасыннан берсенең, үсмерлеккә җиткәч спиртлы эчемлекләр кулланмасын өчен, сабыена хәмер эчертеп карарга кирәк, дип уйлавы расланганлыгын искәртеп үтик.
Әлеге тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аналарның 40 проценты чамасы, тыелган “җимеш” баланы ымсындыра, шуңа күрә, хәмер эчемлекләре белән сабый чактан ук таныштырмасаң, бәгырь кисәкләре, үскәч, эчкечегә әйләнәчәк, дип саный. Әмма бу, киресенчә, киләчәктә баланың спиртлы эчемлекләр белән “дуслашуына” китерергә мөмкин, ди белгечләр.
Шул ук вакытта икенче бер тикшеренү нәтиҗәләре көчле стресс аркасында яшь аналарның тәмәке тарта башлауларын күрсәткән.
Гүзәл җенес вәкилләре арасыннан күпчелегенең йөклелек вакытында тәмәкене ташлаулары мәгълүм.
90 процент аналарның сабые дөньяга килгәннән соң бер ел эчендә янә тарта башлаулары билгеләнгән.
Түбән социаль-икътисадый катлауга керүче хатын-кызларга аеруча хас икән бу.
Норвич Медицина мәктәбе экспертлары 1000 нән артыграк ана арасында сорашып-белешү үткәреп, яңа туган баласы өчен борчылу-кайгыруның, туйганчы йокламау, социум басымы, шулай ук сабыеның саклаучысыз-яклаучысыз булуы турында фикеренең гүзәл затларны зарарлы гадәткә этәрүен ачыклаган.