Дәүләт Думасына хәмерне 21 яшьтән сату турында закон проекты яңадан кертелгән

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасына 21 яшькә җиткәч кенә граҗданинга алкогольле продукция сатуны рөхсәт итүне күздә тоткан закон проекты яңадан кертелгән.

Закон инициативасы авторы – Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты әгъзасы Антон Беляков. Аның элек тә мондый тәкъдим белән чыкканы булган: Беляков әфәнде 2009, 2012  һәм 2013 елларда ук әлегедәй закон проектларын кертеп караган. Сенатор әйтүенчә, бу документ моннан алдагы бәяләмәләрдән һәм хокукый характердагы искәртүләрдән чыгып төзелгән.

Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, “18 яшьлек үсмер хәмер куллану мәсьәләсендә аңлы карарга килә алмый әле. Ә менә 21 яшьлек кеше, тирәсендәгеләрнең фикеренә бәйсез рәвештә, бу мәсьәләдә аңлы карарга килә ала.”

Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Калашников 21 яшьтән хәмер сату турында тәкъдимне, кешене мыскыл итү, дип бәяләп, әлеге закон инициативасын тәнкыйть утына тоткан. “18 яшендә кешене армиягә алабыз һәм кулына автомат тоттырып, үзенең һәм башкаларның гомере өчен җаваплылыкны ышанып тапшырабыз, ә аңа аракы сатмыйбыз, булып чыгамы?” – дип белдергән депутат.

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты башлыгы Елена Мизулина, үз чиратында, закон проектын хуплаган: “21дән яшьрәк затларга хәмер эчемлекләрен сатуга чикләү билгеләү тәкъдимен хуплыйм. Россиядә гамәлдә булып килүче “18 яшь” чиге яңадан карауны таләп итә” – дигән ул.  Моннан тыш күптән түгел генә Федерация Советы Рәисе  Валентина Матвиенко да спиртлы эчемлекләр сатуны рөхсәт иткән яшьне “күтәрү” ягында булуын белдергән. “Минемчә, дөрес карар бу”, – дип билгеләп үткән Матвиенко. Шул ук вакытта Федерация Советы спикеры, мондый закон проекты юлында киртәләр күп булачак, дигән фикерен җиткергән. Аның әйрүенчә, үз бизнесы мәнфәгатьләрендә  закон проектын кабул итүгә комачаулаячак билгеле бер лобби бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International