Бүген җәмгыятебез тормышында интернет мәгълүмат чыганагы гына түгел, бәлки үзенә күрә бер матди кыйммәтләр чыганагы да. Ник дигәндә, интернет аша товар сатып алу, интернет-кибетләр көндәлек тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә бит.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына, интернет-кибеткә заказ бирелеп, түләнелгән товарның кулланучыга килеп җитмәве яки товарда кимчелекләрнең ачыклануы, дәгъва да белдереп булмавы (кемгә белдерергә икәне билгесез булу сәбәпле) турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр шактый ук еш алынып тора. Сайтта күрсәтелгән телефоннар, гадәттә, җавап бирми, анда сатучы турында мәгълүматларны (сатучы адресы) да берничек тә табып булмый.
Интернет-кибетләрдә сатучылар белән сатып алучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 (26.1 статья) Россия Федерациясе Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27.09.2007 ел, № 612 карары белән расланган Дистанция ысулы белән товарларны сату кагыйдәләре җайга сала.
Дистанция ысулы белән товарлар сату – кулланучыны каталоглар, проспект, буклет, фотосурәтләр, элемтә чаралары (телевидение, почта, радиоэлемтә һ.б.) аша яки башка төрле ысул (товар белән турыдан-туры таныштырудан башка) нигезендә сатучы тарафыннан тәкъдим ителгән товар тасвирламасы яисә товар үрнәге белән таныштырып төзелә торган килешү буенча товарлар сату ул.
Сатып алучы интернет-кибетләр аша товарга заказ биргәндә, сатучы белән читтән торып эш итә, шуңа күрә ышанычлы фирмаларны гына сайлап алырга кирәк.
Без гадәти кибеттән товар сатып алганда, аның атамасын, адресын бик төгәл итеп белеп торабыз. Безгә бирелгән чек буенча оешманың ИНН билгеләп, сатучысын таба алабыз. Шул рәвешле без сатучыны кем әйтмешли, җәһәннәмнән дә табып, хокукларыбыз санга сугылмаган очракта аңа тиешле таләпләр куя алабыз.
Ә инде дистанция ысулы белән сәүдә иткән интернет–кибетләрнең кайберләре үзләренең сайтында юридик адресларын, ОГРН, сатучысының тулы исем-атамасын күрсәтми. Бу исә кулланучыга үзенең хокукларын яклауда билгеле бер кыенлыклар китереп чыгара.
Намуслы сатучы сайтта закон нигезендә сатып алучыны таныштыру таләп ителгән барлык мәгълүматларны урнаштыра. Югарыда телгә алып үтелгән кагыйдәләр нигезендә, сатучы, ваклап сату-алу килешүе төзелгәнче, сатып алучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре һәм сатучының адресы (урнашу урыны), товарны җитештерү урыны, сатучының тулы фирма исеме (атамасы), товарның бәясе һәм аны сатып алу шартлары, товарны алу-китереп бирү тәртибе, товарның хезмәт итү срогы, яраклылык срогы һәм гарантия срогы, товарга түләү тәртибе, шулай ук килешү төзү турында тәкъдимнең гамәлдә булу срогы хакында мәгълүматлар бирергә тиеш.
Күңелсез хәлләрдә калмас өчен товарны дистанция ысулы белән сатып алырга карар иткәндә, интернет-кибетне бик игътибар белән сайлап алырга киңәш итәбез.
Иң элек интернет-кибет турында кулланучылар калдырган фикерләр белән танышыгыз, сайтта сатучы-фирма, товарны алу-китереп бирү тәртибе турында мәгълүматларның, элемтәгә керү өчен телефон номерларының күрсәтелгәнме-юкмы икәнлегенә игътибар итегез. Сатучы турында мәгълүматлар бик аз яки бөтенләй дә юк икән, үзегезгә кирәкле товарны башка җирдән эзләгез. Сатучыга карата шигегез булса, товарга алдан түләп кую шартына ризалык бирмәгез. Сатып алганнан соң гына товар өчен түләүне күздә тоткан башка кибет тәкъдименә колак салыгыз.
“Тычкан тозагында гына бушлай сыр табарга була”, – дигән мәкальне онытмагыз. Товарның бәясе башка кибетләрдәге шундый ук товарга караганда күпкә очсыз булганда, сатучы белән бик сак эш итегез.
Товарны китереп биргәндә, сезгә товар чегы тапшырылырга, кабул итү-тапшыру актында яки китерү кәгазендә имзагыз куелырга тиеш. Закон нигезендә, сатучы товарны китереп биргәндә, сатып алучыга рус телендә язмача рәвештә түбәндәге мәгълүматларны: җитештерүченең (сатучы) урнашу урыны, фирма атамасы, сатып алучылардан дәгъвалар кабул итүгә һәм товарга ремонт ясауга, техник хезмәт күрсәтүгә җитештерүче (сатучы) тарафыннан вәкаләт бирелгән оешманың урнашу урыны, чит илдән кертелгән товар өчен – товарны җитештергән ил атамасы турында мәгълүматларны җиткерергә тиеш.
Кимчелекләрен тапканда, товарны шундук кире биреп җибәрү өчен, курьер киткәнче, товарны тикшереп-барлап чыгыгыз.
Закон нигезендә дистанция ысулы белән, безнең очракта – интернет аша сату тыелган товарларның барлыгын да белеп торырга кирәк. Болар – алкогольле продукция, даруларның кайбер төрләре һ.б.
Тагын бер кат искәртәбез: интернет аша товар сатып алганда бик игътибарлы булыгыз!
Кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаган очракта, сатучы үзенең эшчәнлеген дәвам итә икән, сату-алу килешүен төзүне һәм аның төп шартларын раслаган мәгълүматларны төгәл беләсез икән, хокукларыгызны торгызу өчен судка мөрәҗәгать итә аласыз. Кулланучылар үзләренең хокукларын кысуга бәйле дәгъвалар буенча, Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законы буенча, дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә.
Түләнелгән товары сатып алучыга тапшырылмаган очракта, сатучы товар өчен алынган акчаны кире кайтарудан баш тартканда, сатучының урнашу урыны буенча хокук саклау органнарына гариза (төзелгән килешүне раслаучы барлык документлар – сатучы реквизитлары белән, товарга түләү турында документ, товарны тәкъдим итү һәм килешү шартлары, сатучы турында һ.б. интернеттагы сайттан мәгълүматларны бергә тапшырып) белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.