Агымдагы елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре хуҗалык итүче ике субъектка планлы тикшерү үткәрү өчен Югары Ослан районына барып килде.
Тикшерү нәтиҗәсендә кулланучыга, колбасадан алып, кондитер әйберләренә кадәр, саклау вакыты чыккан азык-төлекнең киң ассортименты тәкъдим ителү ачыкланды. Тикшерү үткәрелгән бер кибеттә яраклылык срогы чыккан 8 атамадагы продукциянең, шул исәптән 6 атамадагы конфетларның, «Риттер спорт» шоколадының, 2 атамадагы колбаса ризыкларының (барлыгы 7645 сумлык) кибет киштәсендә искереп ятуы билгеләнде.
Хосусый эшмәкәрләргә, “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26.12.2008 ел, №294–ФЗ Федераль закон нигезендә, дәүләт контрольлеге органы тарафыннан билгеләнгән срокта планлы тикшерүнең башлануы турында алдан хәбәр ителеп куелса да, тикшерү көнендә яраклылык вакыты чыккан барлыгы 8552 сумлык товарның кибет киштәсеннән алынмыйча ятуы билгеле булды.
Тикшерүләр материаллары “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде.
Кулланучылардан азык-төлек сатып алганда һәрвакыт яраклылык срогына игътибар итүләрен сорыйбыз.