Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре составында этил спирты булган сыекча ташу факты буенча Түбән Камада яшәүче берәүгә карата административ хокук бозу турында эш кузгатты. Тикшерү материалы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән карап тикшерүгә алынган иде. Закон бозучы 10 сентябрь көнне ВАЗ – 21101 машинасында пластик савытларга тутырылган спиртлы продукция алып килгәндә “тотылган”. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге автомобильне Казан – Оренбург автомобиль юлының 130 нчы чакрымында туктаткан. Тикшерү барышында алар машина салонында спиртлы сыекча тутырылган биш литрлы 40 пластмасса канистрга тап булган. Машина хуҗасы үзе әйтүенчә, биш литрлы савытлардагы сыекчаны ул, үзенең кирәк-ярагына дип, юл буенда ниндидер ир-атлардан 5000 сумга сатып алган. Продукция сатучылар юл буенда авария сигналлары кабызылган Газель машинасында булган. Янәсе, машина ремонтларга акча кирәк, дип, бу ир-атлар ВАЗ – 21101 машинасы хуҗасына очсызлы гына бәядән спирт тәкъдим иткәннәр. Шулай итеп, Түбән Кама егете, спиртын сатып алып, тегеләрнең “хәленә кергән”. Тик соңыннан полиция хезмәткәрләре үзен 200 литр спиртлы продукциядән коры калдырырлар дип уйлап та карамаган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган хәмер продукциясе ташу буенча административ тикшерү алып бара.